news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Урман минем - омтылышым" дигән агитбригада Кукмара укучылары белән очрашты

Әлеге очрашулар республиканың башка район мәктәлерендә дә үткәреләчәк.

(Кукмара,  20 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Мәктәпне тәмамлаучылар алдында киләчәккә юл - кызыклы һәм файдалы һөнәр сайлау мөһим бурыч булып тора. Укучыларга бу өлкәдә ярдәм итү максатыннан, күппрофильле лицей базасында "Тормышыңны ничек итеп урман белән бәйләргә һәм уникаль булган урманчы һөнәрен кайда алырга?" дигән темага профориентацион очрашу үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Анда районыбыз мәктәпләренең 8-11 сыйныфларыннан 300гә якын укучы катнашты.

Әлеге очрашу "Урман минем - омтылышым" дип аталган, составында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Лубян урман-техник көллияте укытучылары һәм укучылары булган агитбригада тарафыннан оештырылды. Әлеге агитбригада республика мәктәпләрендә профориентация эше максатыннан төзелде.

Очрашуда чыгыш ясаган көллият директоры Афанасий Данилов көллиятнең 97 еллык тарихы булган бердәнбер һөнәри белем бирү йорты икәнен һәм шушы еллар эчендә 9,5 меңнән артык белгечләр әзерләвен билгеләп үтте. "Безнең укучыларның "Яшь һөнәрчеләр" "WorldSkillsRussia" төбәкара чемпионатында да уңышлы чыгыш ясаулары да югары ранглы белгечләр әзерләнүен сөйли ", -диде ул.

Әлеге очрашулар республиканың башка район мәктәлерендә дә үткәреләчәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100