Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Урман комплексы торышы мәсьәләләре Россиядә югары җитәкчелекнең игътибар үзәгендә – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы
Иван Валентик законсыз кисеп хәзерләнгән агач материалларының әйләнеше проблемасына тукталды
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган халыкара чарада урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгын үстерү буенча Россиядәге вазгыять турында доклад белән РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик чыгыш ясады. Билгеле булганча, бүген Берләшкән Милләтләр Оешмасы Ауропа икътисади комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72 нче сессиясе эше башланды. Утырышта катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде.
Казанга 35 илдән 167 эксперт килгән. Сессияләрдә традицион төстә дәүләт хакимияте органнары, илкүләм һәм халыкара оешмалар, фәнни-тикшеренү үзәкләре, эшлекле даирә һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, сәясәт эшлеклеләре катнаша. Чараны оештыручылар – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Сессиянең көн үзәгендә – глобаль һәм региональ масштабта “яшел” икътисад шартларын формалаштыруда урман секторы өлешенең мөмкинлекләрен бәяләү һәм шунда катнашу юлларын барлау. Сессиядә урман хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм куллануда инновацион алымнар, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Ауропа икътисади комиссиясе төбәкләре урман байлыкларын бәяләү, урман сәясәтен гамәлгә ашырганда “яшел икътисад” өстенлекләрен исәпкә алу, урман секторының җәмгыять үсешенә йогынтысын ныгыту кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.
Иван Валентик ассызыклап узганча, соңгы вакытта урман комплексы торышы мәсьәләләре Россиядә югары җитәкчелекнең игътибар үзәгендә булып килә. “Россиянең урман комплексы илкүләм икътисадның күпкырлы сегменты булып тора. Урманнарны саклау, урман байлыкларын хәзерләү, эшкәртү белән 60 меңгә якын вак, урта һәм эре предприятие шөгыльләнә. Россиянең 45 субъектында урман комплексы продукциясен җитештерү гомуми производство күләмнәренең 10-50 процент өлешен тәшкил итә. Предприятиеләрдә 1,1 млн нан артык кеше эшли”, - дип белдерде министр урынбасары.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә икътисадның урман секторында 2030 нчы елга кадәр Россия Федерациясендә урманнарны файдалану, саклау, яклау һәм яңадан җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре төп документ булып санала. Ул аның 2013 нче елның көзендә кабул ителгәнен искәртеп үтте. Иван Валентик билгеләп узганча, илебезнең масштабларын һәм урман байлыкларының әһәмиятен исәпкә алып, без күп һәм аз урманлы төбәкләрдә урман хуҗалыгын алып баруның балансын тәэмин итәргә тиешбез.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы законсыз кисеп хәзерләнгән агач материалларының легаль булмаган әйләнеше проблемасына каршы чараларга аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә административ хокукый бозуларга чик кую буенча төрле инспекторларның хокуклары киңәйтәлде. Соңгы үзгәрешләр агымдагы елның көзендә кертелгән. “Быел июль аенда легаль булмаган юл белән хәзерләнгән агач материаллары әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы керткән Федераль закон кабул ителде. Дәүләт бу төр җинаятьнең куркынычын таный, Җинаять кодексында нәкъ менә шушы җинаять өчен җаваплылыкны күздә тоткан 191 нче маддә кертелде”, - диде ул.
Шулай ук Иван Валентик әйтүенчә, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан Хөкүмәткә, агач кисү кораллары белән рөхсәт документларыннан башка гражданнарның урманнарга килүен тыйган закон проекты кертелгән. “Рөхсәтсез агач кисүгә каршы җаваплылыкны көчәйтү белән беррәттән, без агач материалларын легаль хәзерләүгә хокукны либерализацияләү яклы да эш башкарабыз. Урман үсентеләрен сатып алу килешүләре нигезендә, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә агач материалларын хәзерләргә рөхсәт бирүче закон проекты әзерләнде. Якын арада аны Дәүләт Думасына кертергә ниятлибез”, - дип белдерде ул.
Иван Валентик журналистларга интервьюсында билгеләп узганча, бүген БМОның урманнар буенча форумына яңа үсеш юнәлешләрен өстәргә кирәк. “Әлеге форумны уздыру алдыннан, безнең нәкъ менә Россиядә җыелуыбыз мөһим, шул рәвешле, Россия Федерациясе бу мәсьәләләргә үз карашын күрәсәтәчәк. Минем уйлавымча, әйдәп баручы урман державасы буларак, без урманнар торышына бәя бирү мәсьәләсендә тагын да югарырак баскычка күтәрелә алабыз. Бүген, элегрәк халыкара контекстта күтәрелгән биотөрлелекне саклау, климат үзгәрү, биоэнергетика белән бәйле мәсьәләләр ил күләмендә аңлап җиткерелде. Бүген урманнарны саклау һәм аннан файдалану өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында без бу факторларны исәпкә алабыз”, - дип белдерде агентлык башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз