news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Урман клубы" табигатьне өйрәнергә чакыра

Программада треккинг, Scavenger hunt уены, пикник, эколекция, гербарий туплау каралган.

"Урман клубы" табигатьне өйрәнергә чакыра
архив/Михаил Захаров

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 7 октябрь көнне "Урман клубы"ның тәүге очрашуы була. Программада треккинг, Scavenger hunt уены, пикник, эколекция, гербарий туплау каралган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә проектны оештыручы Эльза Нәбиуллина әйтте.

“Урман клубы” – ул гаилә белән табигатьне өйрәнү проекты. Проект авторы - биология укытучысы, эколог Искәндәр Нәбиуллин. Бу проект кысаларында төрле урыннарга сәяхәт кылырга, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнергә планлаштырабыз. Ата-аналар балалары белән урманга еш чыкмыйлар, ә чыккан очракта нәрсә сөйләргә кирәклеген белмиләр. Проект аша экологик тәрбия бирергә тырышачакбыз. Сәяхәтебез "Зәңгәр күл" шарлавыгы яныннан башлана. Программада: треккинг, Scavenger hunt уены, пикник, эколекция, гербарий туплау. Һәр гаиләдән ким дигәндә бер бала һәм бер ата-ана катнаша ала. Үзегез белән уңайлы поход киеме, яңгырдан саклана торган кием һәм кулчатыр, ашау ризыклары, җәймә алырга кирәк. Проектта катнашучылар саны чикләнгән", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100