news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Урман күле" яшьләр форумы быел Домодедово шәһәрендә узачак

Форум икенче тапкыр оештырыла һәм быел 3-5 ноябрь көннәрендә үткәрелер, дип ниятләнә.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). "Урман күле" форумы быел Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә узачак. Бу  хакта форумның рәсми сайтында хәбәр ителә.
 
Форум икенче тапкыр оештырыла һәм быел 3-5 ноябрь көннәрендә үткәрелер, дип ниятләнә. 
 
Программага килгәндә, яшьләр өчен фикер алышу мәйданчыкларыннан тыш, Подольск шәһәре, әлеге каланың мәчете буйлап экскурсияләр үткәрү планлаштырыла. 
 
Чарага  “Урман күле”нең рәсми сайтында теркәлеп була. Форумда катнашучылар саны чикле. “Урман күле”нең оештыручылары – Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Бердәмлек” яшьләр клубы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot