news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Урман күле" форумы делегатлары идарәчелек, сәнгать һәм журналистика серләренә төшенде

Журналистика остаханәсен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов алып барды.

(Мәскәү, 21 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитриев районында "Урман күле" исемле татар яшьләре форумы уза. Форум кысаларында төрле остаханәләр эшләп килә. Журналистика остаханәсен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов алып барды.

Форум делегатлары 3 остаз арасыннан үзләре теләгән юнәлешне сайлады. Кемнеңдер идарәче буласы, кемнеңдер сәхнәдә үзеңне иркен тотасы, ә кемнеңдер журналистика серләренә төшенәсе килде.

"Газиз гаилә" театр студиясе җитәкчесе Тәнзилә Хөснетдинов делегатларны чыгыш ясаган вакытта үзеңне иркен тоту серләренә өйрәтте. "Хакыйкать аны кабул итәргә әзер кешеләргә генә ачыла. Без үз мөмкинчелекләребезне бәяләп бетермибез, күпчелек очракта аларны киметәбез", - дип башлады Тәнзилә ханым үзенең дәресен.

Шуннан соң Тәнзилә Хөснетдинова делегатларга үзләренең кимчелекле якларын аноним рәвештә бер кагәзь битенә язып бирергә кушты. Барлык кагәзьләр җыелганнан соң, Тәнзилә ханым аларны кабат укучыларга таратты һәм ул кимчелекне бетерү юлын эзләргә кушты. Кемдер үзе язган кимчелеккә башка кешедән киңәшләр ишетте, ә кемгәдер үзенең кимчелеге эләкте.

Эшмәкәр Вячеслав Ганиев "Идарәчеләр көрәше" уенын үткәрде. Уенда 12 генә кеше катнаша алды. Алар ике кешелеп төркемнәргә бүленеп, идарәчеләр эләгә ала торган төрле очраклардан чыгу юлларын эзләделәр. Мәсәлән, беренче уенчы җиһазны 10 меңгә сатарга әзер булса, икенчесенең бары тик 5 меңгә генә сатып алырга тели. Бу вакытта инде "идарәчеләр көрәше" туа.

Рәмис Латыйпов "Татар проектларын социаль челтәрләрдә таныту" темасына лекция уздырды. Ул анда "Татар-информ" мисалында татар проектларын ни рәвешчә җәмәгатьчелеккә танытырга мөмкин булуы хакында сөйләде. Төбәкләрдә үткән чараларны үткәрүчеләрнең эшләре мәгълүмат чараларында тиешенчә яктыртылмау сәбәпле, аларны үткәрүчеләр күләгәдә кала. Нәтиҗәдә, бу кешеләрнең күңеле үсми, ә җәмәгатьчелектә төбәкләрдәге татарлар елына бер сабан туеннан башка чара уздырмый дигән фикер туа, диде ул.

Форумга теркәлү “Урман күле”нең рәсми сайтында барды. Форумда барлыгы 40 ка якын делегат һәм 10 спикер катнаша. Оештыручылар, шаяртып, иң яшь катнашучы дип 1 яшьлек Надирәне атый. Ул әнисе белән барлык чараларда диярлек катнашып бара, кечкенәдән үк киләчәктә "Урман күле" күленең традицияләрен дәвам итеп, чын татар кызы булып үсәргә әзерләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100