news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгында иң нәтиҗәле эшләүчеләр бүләкләнде

Алдынгыларга "Татарстанның атказанган урман хезмәткәре" исеме һәм төрле органнарның Мактау грамоталары тапшырылды

Урман хуҗалыгында иң нәтиҗәле эшләүчеләр бүләкләнде
Рамиль Гали

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген “ТР урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2018 елга хезмәт бурычлары билгеләү” темасына киңәйтелгән коллегиясендә урман хуҗалыгында дан казанган кадрлар бүләкләнде.

ТР Премьер-министры иң элек Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзировка “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары” өчен медален тапшырды.

ТР Президенты карары нигезендә, республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибәсе станциясе” филиалы директоры Айнур Пуряев, аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин, Лаеш урманчылыгы участок урманчысы Габделбар Илдархановка “ТРның атказанган урман хезмәткәре” исеме бирелде.

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, Татарстан урман фондын саклау һәм артыруга өлеш керткән өчен, Идел буе урманчылыгы участок урманчысы Николай Мартьянов, Чирмешән районы участок урманчысы Владимир Кудряшов, икътисад, дәүләт заказын һәм административ түләүләрне урнаштыру бүлеге башлыгы Азат Корбанов Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына ия булды.

Урман хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәт иткән өчен РФ Экология һәм урман байлыклары министрлыгының Мактау грамотасы белән Лаеш урман хуҗалыгының янгынга каршы-химия станциясе башлыгы Әхмәт Гыйззәтуллин, юридик бүлек башлыгы Марина Зайцева, финанс, хисап һәм контроль бүлеге башлыгы Чулпан Булатова бүләкләнде.

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы карары белән, күпьеллык намуслы хезмәт, Россиянең урман байлыкларын саклау, арттыру һәм рациональ куллану мәсьәләләрен чишүдә зур өлеш кертүләре өчен, федераль агентлыкның Мактау грамотасы белән Лубян урман-техник көллият тракторчысы Павел Костин, Бөгелмә урманчылыгы мастеры Тәлгать Гәрәев, Яшел Үзән урманчылыгы мастеры Әнвәр Саматов, Мамадыш урманчылыгы участок урманчысы Райнур Кашапов, укыту-тәҗрибә шәһәр яны урманчылыгы директоры урынбасары Хәмит Нәҗипов бүләкләнде.

ТР Урман хуҗалыгы карары нигезендә, республиканың урман хуҗалыгы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәт, хезмәт бурычларын намус белән башкару һәм югары профессиональлек өчен, министрлыкның Мактау грамотасына Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Ишморатов, Баулы урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова, Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Раушан Гайфетдинов лаек дип табылды.

Исегезгә төшерәбез, бүген ТР урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе узды. Коллегия тәмамланыр алдыннан, министр Алмас Нәзиров йомгаклау сүзе алды һәм ТР премьер-министры Алексей Песошиннан үзен вазифасыннан азат итүләрен сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100