news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урман хуҗалыгы ветераннары ТАССРның 100 еллыгына агачлар утыртты

Волгоград урамында истәлекле аллея барлыкка килде.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Урман хуҗалыгы ветераннары Казан территориясен яшелләндерүдә катнашты. Алар ТАССРның 100 еллыгына истәлекле аллея утыртты. Бу хакта татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волгоград урамында 100 агач утыртылды. Алар арасында туя, кара һәм кызыл миләш, балан һәм гөлҗимеш бар.

Акция ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү планы кысаларында уза.

Язгы чорда Татарстанда 4 мең гектарда 18,5 млн агач утыртканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot