news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады

Болар – Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәр яны территорияләре.

Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман янгыннары килеп чыгарга мөмкин булган эре шәһәр зоналарын атады. Бу хакта ул бүген Министлар Кабинетында узган брифингта белдерде.

“Урманнарда янгын куркынычын автомобиль һәм тимер юллар, югары вольтлы электр тапшыру линияләре, нефть үткәргечләр һәм күпсанлы ял базалары һәм лагерьлар, халыкның урманга еш йөрүе арттыра”, – диде министр.

Ул шулай ук урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне дә атады.

“Аеруча зур куркынычны Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәр яны зоналары алып тора”, – диде министр.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100