news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министры Премьер-министрдан өстәмә финанслау сорады

Ул урман участокларын зарарланган һәм үле үсентеләрдән чистарту өчен кирәк.

Урман хуҗалыгы министры Премьер-министрдан өстәмә финанслау сорады
Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, бүген министрлыкта узган киңәйтелгән коллегиядә чыгыш ясап, ТР Премьер-министры Алексей Песошиннан өстәмә финанслау сорады. Ул урман участокларын зарарланган һәм үле үсентеләрдән чистарту өчен кирәк, дип аңлатты.

“2017 елда урман патологияләрен өйрәнү-тикшерү эшләре 70 мең гектарда башкарылды. Әлеге эш барышында 1130 гектар мәйданда сәламәтләндерү чараларын үткәрү кирәклеге ачыкланды. Узган еллардагы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, 2540 мең гектар мәйданда санитар чаралар үтәлергә тиеш. Шулай ук 2017 елда 8 мең гектар мәйданда куркыныч организмнарны юкка чыгару һәм 10 мең гектар урман яны тирәләрендә чистарту эшләре башкарылды”, – диде ул үз чыгышында.

Алмас Нәзиров сүзләренчә, зарарланган һәм үле үсентеләрдән файдалануга яраксыз агач үсә. Ә аңа исә ихтыяҗ юк. Бу – зарарланган урман мәйданнарын киметүдә кыенлыклар тудыра.

«Хөрмәтле Александр Валерьевич, шуңа күрә Сездән, әлеге проблемага игътибар юнәлтүегезне һәм федераль бюджеттан урман яны территорияләреннән агач җыюда ярдәм бүлүдә булышлык итүегезне сорыйбыз”, – диде Нәзиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100