news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министрлыгы янгыннар чыгу куркынычын кисәтү өчен авиапатруль оештыра

Татарстан урманнарын АН-2 очкычында күзәтәләр.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Татарстан территориясендә янгын куркынычы янаган чор урнашуы сәбәпле, Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарны авиация ярдәмендә тикшерә башлады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Авиапатруль АН-2 очкычында башкарыла. Белгечләр күктән урманнардагы вазгыятьне һәм янгын куркынычы кагыйдәләрен бозу очракларын тикшерә.

Кичә, 27 июльдә, һава патруле вакытында республиканың Питрәч һәм Минзәлә районнары авыл хуҗалыгы җирләрендә 2 төтенләп утыручы урын ачыкланган. Аларның координаталары кичекмәстән төбәк диспетчерлык пунктына тапшырылган.

Авиация патруле шулай ук урманнарның санитар торышын күзәтү һәм корткычлар тупланган урыннарны, урман авыруларын белү максаты белән оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100