news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда җиденче ел рәттән урман янгыннары теркәлмәде

Республика урманнарында янгын куркынычсызлыгын 23 янгын-химик станция тәэмин итә, урман янгыннарына каршы бүлекчәләрдә 600дән артык кеше эшли.

(Казан, 4 август, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанда җиденче ел рәттән урманнарда бер тапкыр да янгын чыкмаган. Бу хакта бүген Татарстанның Лениногорск районында "Урман янгыннарын иң яхшы сүндерүче-2017" илкүләм бәйгесенең республика этабын үткәрү барышында республиканың урман хуҗалыгы министры беренче урынбасары Әмир Бәдретдинов хәбәр итте.

Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген Россиядә 1,5 мең гектардагы 8,3 мең урман янгыны очрагы теркәлгән. Идел буе федераль округы буенча исә 200 урман янгыны очрагы булган, ут 830 гектар җиргә зыян салган.

Республика урманнарындагы куркынычсызлыкны 23 янгын-химик станциясе тәэмин итә: беренче төрдәге 18 станция, икенче төрдәге 5 станция һәм янгынга каршы инвентарь тупланган 13 пункт. Урман эчендәге вәзгыять 16 янгын сүндерү каланчасыннан күзәтелә.

Республикадагы урман янгыннарына каршы оешмалардагы 610 кеше хезмәт куя. Татарстанда 203 ирекле янгын дружинасы эшли. Урманнардагы хәлне даими рәвештә 150 мобиль янгын сүндерү төркеме күзәтә. Бөтен оператив мәгълүмат “Диспетчерлык идарәсе төбәк пунктына” килә, әлеге оешма янгынга каршы үзәк каршында барлыкка килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100