news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкның күпләп ял итү урыннарын самолеттан күзәтә

Урманнарны авиация ярдәмендә күзәтү янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкның күпләп ял итү урыннарын самолеттан күзәтә
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре атна дәвамында планлы рәвештә урманнарны авиация ярдәмендә күзәтә. Әлеге эш республика урманнарында гражданнарның массакүләм килергә яраткан урыннарында уздырыла. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Хәзерге вакытта республика урманнарында элеккегечә янгын чыгу куркынычының дүртенче классы саклана. Авиапатруль күзәтүе АН-2 самолетында  һәм расланган өч маршрут буенча - республика урманнарында гражданнарның массакүләм килергә яраткан урыннарында уздырыла.

Самолетка урнаштырылган тавыш көчәйткеч җайланма ярдәмендә халыкка урманнарда янгын куркынычының югары дәрәҗәдә булуы турында, гамәлдәге урман законнары таләпләренең үтәлүе турында хәбәр җиткерелә.

Агымдагы атнада башка категориягә караган җирләрдә 10 янып китү очрагы ачыкланды. Авиапатруль барышында урман законнарын бозу турында 3 беркетмә төзелде. Урманнарны авиация ярдәмендә күзәтү эше урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланганчы гамәлгә ашырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100