news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министрлыгы дача ширкәтләрендәге чүп-чар өчен зур штраф сала

Министрлык вәкилләре, урман массивлары белән чиктәш бакча-дача ширкәтләрендә, санитар һәм янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен тикшерде.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, хокук сакчылары белән берлектә, санитар-экологик икеайлык кысаларында, бакча-дача ширкәтләре янындагы урман фонды территорияләренә рейд ясады һәм штрафлар турында кисәтте. Урманчылар белән рейдта “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Министрлык вәкилләре урман массивлары белән чиктәш бакча-дача ширкәтләренә рейд барышында, санитар һәм янгынга каршы куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерде.

“Мондый рейдлар һәр язда уздырыла. Шунысын әйтергә кирәк, ел саен алга китеш күзәтелә. Элегрәк барлык чүп-чарны урамда калдырсалар, хәзер исә халык чүпне үзләре белән алып чыгып, контейнерларга сала. Шул ук вакытта чисталыкка бармак аша караучылар да бар. Бу “умырзаялар” кар эри башлау белән чыга башлый. Урман фондына чиктәш территорияләрне бакча -дача ширкәтләре милекчеләре җыештырырга тиеш”, – диде Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары, Яшел Үзән районы буенча дәүләт урман инспекторы Дамир Закиров.

Урманчылар бүген Яшел Үзән районы Яңа Николаевск бистәсенең Кызыл Октябрь урманчылыгына караган бакча-дача ширкәтләрендә булды.

“Янгын куркынычсызлыгын һәм санитар чисталыкны тәэмин итү өчен, юлдан урман массивына кадәр 10 метр полоса чистартылган булырга яки кимендә ярты метр киңлектә минераль полоса казылырга тиеш”, – диде дәүләт урман инспекторы.

Дамир Закиров әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта, штраф күләме белән дә таныштырып узды.

“Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән очракта, гражданнарга 1500-3000 сум, ә вазифаи затларга 10-20 мең сум күләмендә штарф яный. Ә янгынга каршы махсус режим вакытында (30 апрельдән 15 майга кадәр) әлеге штраф күләме гражданнарга 4000-5000 сумга, вазифаи затларга 50 мең сумга кадәр җитә. Чүп-чар (шешәләр, пакетлар, азык-төлек калдыклары) калдырган өчен гражданнар административ җаваплылыкка тартыла һәм 500-1000 сум күләмендә штраф салына”, – диде Дамир Закиров.

  • Узган елда Татарстан урманнарыннан, сезон вакытында, 7 мең куб.метр чүп-чар җыеп чыгарылган, 200дән артык мәгълүмат аншлагы урнаштырылган, 186 зат админисратив җаваплылыкка тартылган һәм 490 мең сум күләмендә штраф салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100