news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министрлыгы: Чыршы алганда, сатучының документларын тикшерергә кирәк

Чыршы сатарга рөхсәт итә торган килешүдә агачларны алган питомник күрсәтелергә тиеш.

Урман хуҗалыгы министрлыгы: Чыршы алганда, сатучының документларын тикшерергә кирәк
Солтан Исхаков

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Яңа ел чыршыларын законсыз сатучылар тозагына эләкмәс өчен, сатучыда булган документларны тикшерергә киңәш иттеләр. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

«Агачларны законсыз сатучыны ачыклау кыен түгел. Базарларда агач сату белән шөгыльләнгән кешедә сатып алынган чыршылар күләме күрсәтелгән килешү булырга тиеш. Әлеге килешүдә чыршылар саны, биеклеге, кайсы урман хуҗалыгы питомнигыннан сатып алынуы языла. Алданмас өчен сатучыдан шул килешүне күрсәтүне сорарга кирәк», — диде ул.

Искәртеп узабыз, чыршы һәм башка агачларны урманнан кисү рөхсәт ителми. Бу очракта кеше административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Тимур Галиев сүзләренчә, республикада 21 декабрьдән традицион «Чыршы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Аның барышында урманчылыкларда махсус отрядлар оештырыла, алар хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән бергә ылыслы урманнарда патрульлек итә һәм законсыз агач кисүчеләрне ачыклый.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100