news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман атнасы-2017” республика табигатьне саклау акциясенә Лаеш районы да кушылды

“Лаеш урманчылыгы” ГКУ хезмәткәрләре һәм Лаешның 3нче гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Каманың Ак таулар янындагы урманын чистарттылар.

(Лаеш, 15 октябрь☺, "Татар-информ", "Кама ягы").Татарстанда 7сеннән 16 октябрьгә кадәр “Урман атнасы-2017” республика табигатьне саклау акциясе үтә. Аңа Лаеш районы да кушылды.

“Лаеш урманчылыгы” ГКУ хезмәткәрләре һәм Лаешның 3нче гомумбелем бирү мәктәбе укучылары уртак тырышлык белән Каманың Ак таулар янындагы урманын чистарттылар.

-Без бүген 112нче кварталда 5 гектарлы мәйданда эшлибез, - дип сөйли Лаеш участок урманчылыгы урман мастеры Николай Чукуров. – Бер сәгать эчендә ике арба чүп-чар җыйдык инде, ә бу 8 куб! Ял итүчеләргә һәм монда яшәүчеләргә табигатькә сакчыл карарга кирәк.

Зур пакетларга шешәләр, каплар, конфет кәгазьләре, консерв банкалары... җыйган укытучылар һәм укучылар да шул хакта әйтәләр.

-Ял итәргә машиналар белән киләләр, кире киткәндә чүп контейнерлары яныннан үтәләр бит – ни өчен чүпне шунда салмаска? – дип ризасызлыгын белдерә сыйныфташлары белән бергә Урман атнасында катнашкан Алексей Андреев - Без ел саен монда җыештырабыз һәм ел саен шул ук күренеш. Туган ягыбыз табигатен сакларга кирәк.

Малайлар трактор арбасында зур пакетларны алалар һәм бушаталар. Менә тиздән ул тулачак, ә эшнең иге-чиге күренми әле...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100