news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Урман амнистиясе" урман фонды мәйданнарының кимүенә китерәчәк - министрлык

Амнистия турында канун ашыгып кабул ителде, дип саный урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). "Урман амнистиясе" ашыгып кабул ителде, бәхәсле җир кишәрлекләрен хисапка алып бетергәнне көтәргә кирәк иде. Бу хакта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Казан Кремлендә узган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә җирле үзидарә органнары тарафыннан урман фондына караган җирләрне хокукый булмаган рәвештә бүлеп бирүгә багышланган иде.

Искәртеп үтик, 2017 елның 21 июлендә РФ Дәүләт Думасы кабул иткән "Урман амнистиясе" буенча, 2016 елның 1 гыйнварына кадәр урман фонды җирләре бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелсә, ул урман фонды булудан туктый һәм торак фондлар җиренә әйләнә. Бу закон урман фонды җирләрен үзләштерүгә, анда йортлар төзүгә бәйле бәхәсләргә нокта кую максаты белән кабул ителде. Шул рәвешле, физик яки юридик затлар, урман фонды җирләрен законсыз рәвештә үзләштергән һәм рәсмиләштергән булса да, гаепсез дип табыла һәм аларның җир кишәрлекләре тартып алынмый.

Министрлык вәкиле әйтүенчә, "Урман амнистиясе" нәтиҗәсендә, фаразлар куандырырлык түгел - шәһәр яны урман хуҗалыгы җирләре 12 процентка кимиячәк. Бу җирләр Казан шәһәре җирләренә керәчәк. Яшел Үзән, Саба, Нурлат урман хуҗалыклары 0,5 процентка кими. "Дөрес, бу җирләр инде закон кабул ителгәнче үк фактта урман фондында түгел иде", - диде Әмир Бәдертдинов.

"Билгеле, закон кабул ителде, без аны үтәргә тиеш", - дип өстәде министрлык вәкиле.

Амнистия нигезендә, торак фондларга күчкән җирләрне компенсацияләү максатыннан, урман хуҗалыгы башка торриторияләргә агач утыртырга тиеш. "Моны кем финансларга тиешлеге каралмаган. Акча бирелсә, без моны эшлр идек, әмма безнең бюджетта бу юк", - диде Әмир Бәдертдинов.

Киңәшмәне Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш идарәсенең оештыру эшләре бүлеге мөдире Алексей Панкратов алып барды. Ул финанслау мәсьәләсе буенча республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100