Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урмайда «Тукай безнең йөрәкләрдә» конкурсының финалы узды
Кичә Комсомол муниципаль округы Урмай авылының мәдәният йортында Чувашстан татарларының милли-мәдәни берләшмәсе Комсомол һәм Батыр муниципаль округлары администрацияләре белән берлектә оештырган бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» республикакүләм шигырь укучылар конкурсының финалы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү максатыннан тормышка ашырыла.
Конкурста төрле яшь төркемнәрендә балалар бакчасы һәм мәктәптә укучы балалар катнаша алды. Катнашучылардан барлыгы 100 дән артык гариза һәм видеоязма кабул ителгән иде. Икенче этапта оештыручылар билгеләнгән жюри әгъзалары видеоязмаларны карап, 46 конкурсантны финалга сайлап алганнар иде. Бәйгенең төп җиңүчесе итеп, бертавыштан Тукай урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Камалетдинов Рәсил сайланды.
Финалга жюри агъзалары язучы, артист Алмаз Хамзин һәм язучы, «Казан утлары» журналының быш мөхәррире Алмаз Гыймадиев килделәр.
Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә Тукай варислары – балалар бакчасында мәктәпкәчә тәрбия алучылар чыктылар. Алар Габдулла Тукайның балалар өчен язылган « Туган тел»,» Шаян песи», «Бала белән күбәләк», « Гали белән кәҗә» шигырьләрен укыдылар. Башлангыч сыйныф укучылары аның « Әллүки’, « Ана догасы» , « Карлыга»,» Кызыклы шәкерт», « Туган авыл»,» Җир йокысы» «Шаян песи» шигырьләрен оста итеп башкардылар. Югары сыйныф укучылары Габдулла Тукайның « Милли моңнар», «Шүрәле», «Милләткә» , «Пар ат», «Кошларым» дигән шигырьларен укып тамашачыны әсир иттеләр, шигырият һәм моң дөньясына алып керделәр.
Шигырь бәйрәме бөтен катнашучылырның күмәк башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз