Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы мәчетенең 380 еллыгын бәйрәм итәләр
Россия мөселманнарының рухи лидеры Равил Гайнетдин 2026 елда Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы мәчетенең 380 еллыгын бәйрәм итүгә хәер-фатиха бирде. Инде быелның августында ук Урмай тарихи мәчетенә багышланган тәүге чаралар узачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Мәшһүр татар авылына йомышлы ун татар гаиләсе нигез салган. Алар мәҗбүри христианлаштыру сәясәтеннән качып, хәзерге Урмай җирләренә 1646 елда күченгән. Күчеп килүчеләр белән бергә биредә имам да төпләнгән, җирлектә тиз арада мәчет калкып чыккан. Тарихи мәчет бинасы атеизм елларында җимерелә, ләкин Урмайда яшәүче һәркем әлеге Аллаһ йортының кайда урнашканын белә.
2025 елның августында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте түгәрәк өстәл уздырырга һәм элеккеге тарихи мәчет урынында истәлек билгесе куярга ниятли. Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Хәйдәр Сафиуллин һәм Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Фәнис Сафиуллин – берничә гасыр буе Урмайда хезмәт иткән дин әһелләре нәселеннән. Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте аларның ерак бабаларының берсе – мулла Фәхретдин Сәйфетдин истәлегенә ел саен конференция үткәрә.
- Урмай иң зур татар авыллары рәтенә керә, Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча анда яшәүчеләр саны арта бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз