news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урлауда шик туган очракта, банк клиент счетыннан акча күчерүне туктатып тора ала

Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Банклар, урлауда шик туган очракта, клиентларның счетыннан акча күчерүне туктатып тора алачак. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Банклар операцияләрне ике көнгә генә туктатып тора алачак. Әлеге закон нигезендә, түләү системалары операторлары, клиент ризалыгыннан башка да, акча күчерүгә каршы чаралар күрергә тиеш. Алар бу очрак турындагы барлык мәгълүматны Үзәк банкка җибәрәчәк. 

Яңа закон читтән торып банк хезмәте күрсәтү ярдәмендә башкарыла торган санкциясез операцияләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук физик һәм юридик затларның счетларыннан кредит оешмаларының югалтуларына чик куячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100