news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урланган «ВАЗ-2112» машинасы Баулы районында ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләккән

«Тойота Лэнд Круизер» Әгерҗе районында юл яны киртәсенә килеп бәрелгән

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 25 гыйнвар көнне 20.10 сгатьтә Татарстанның Баулы шәһәре ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Кызыл Яр авылында исерек килеш 1981 елгы зат идарә иткән «ВАЗ-2112» машинасын туктаткан. Тикшерү барышында әлеге кешенең документлары булмаганлыгы, ә машинаның урланганлыгы ачыкланган. 

 

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге шулай ук көнне булган һәлакәт хакында да хәбәр итә. 19.00 сәгатьтә «Тойота Лэнд Круизер» автомобиле Әгерҗе – Красный Бор юлының 43 нче чакрымында юл яны киртәсенә килеп бәрелгән, Алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, рульдә булган 1974 елгы кеше хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаганлыгы моңа сәбәпче булган. «Тойота Лэнд Круизер»ның пассажиры, 1979 елгы хатын-кыз, тәне җәрәхәтләнеп, Әгерҗе районы үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot