news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Урланган җиңел машина табылган

Машина һәм аның салонындагылар Казанның Киров районы эчке эшләр бүлегенә китерелгән

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә сәгать көндезге 1дә Казан – Яшел Үзән автомобиль юлының 22 нче чакрымында урланганнар исәбендә торган “ВАЗ-2106” машинасы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең юллардагы патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Әлеге автомобиль һәм салонындагы кешеләр Казанның Киров районы эчке эшләр бүлегенә китерелгән.

 

“Татар-информ”га бу хакта ЮХИДИ идарәсе хәбәр сала.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100