news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урицкий паркындагы Кар бабайлар фестивалендә иң креатив скульпторны сайлаячаклар

Фестивальдә катнашучылар күпләгән кар бабай әвәләячәк, шулай ук шәһәрдәге иң зур кар бабай ясалачак.

Урицкий паркындагы Кар бабайлар фестивалендә иң креатив скульпторны сайлаячаклар
архив

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнварда Казанның Урицкий паркында кардан сыннар ясарга яратучылар җыелачак һәм иң креатив скульптор исеменә ия булу өчен ярышачак. Чара «2020 ел паркларында кыш» программасы кысаларында узачак. Бу хакта Park. Tatar сайтында хәбәр ителә.

Фестивальдә катнашучылар күпсанда кар бабай әвәләячәк, шулай ук шәһәрдәге иң зур кар бабай ясалачак.

Ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала. «Килегез һәм үз фантазиягезгә ирек бирегез», — дип чакыра оештыручылар.

Чара төш вакытына планлаштырылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның 20 паркында һәм скверында 120дән артык яңа ел чарасы, шул исәптән совет карнавалы, тюбинглар конкурсы һәм кастом чаналар фестивале узачагын хәбәр иткән иде.


Казанның җәмәгать урыннарында «2020 ел паркларында кыш» дигән яңа ел программасы 14 декабрьдән старт алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot