news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урбанистика югары мәктәбен тәмамлаучылар Рөстәм Миңнехановка үз эшләрен күрсәтте

Урбанистика югары мәктәбен тәмамлаучыларга кызыл дипломнар тапшырылган.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Татарстаннан дүрт студент “Киләчәк шәһәре прототибын ясау” магистр программасын тәмамлады. Алар Татарстан Президентына һәм Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллинга үз эшләрен тәкъдим итте. Бу хакта үзенең Instagram аккаунтында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

Узган атнада чыгарылыш укучылары Рөстәм Миңнехановка һәм Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллинга үз проектларын тәкъдим итте. Ә шушы көннәрдә программа кураторы Висенте Гуаярт аларның дүртесенә дә дипломнар тапшырды. Алар барысы да диярлек кызыл диплом.

Уку вакытында студентлар тикшеренүләр һәм проектларны эшләү белән шөгыльләнгән. Бу проектлар Татарстан шәһәрләрендәге актуаль проблемаларны хәл итәргә сәләтле практик киңәшләргә нигез була ала. Тикшеренүләр һәм проект темаларын студентларга Татарстан Хөкүмәте тәкъдим иткән. Республикага әйләнеп кайткач чыгарылыш укучылары ике ел дәвамында шәһәрне үстерү проектлары буенча эшләргә тиеш.

Рөстәм Миңнехановка укучыларның тикшеренүләре ошаган һәм республика аларны кулланырга әзер. “Сезнең һәркайсыгыз идея генә түгел, ә кулланучылар үзлегенә ия булган тикшеренүләр күрсәтте”.

Йомгаклау эшләренең Татарстан өчен актуаль булуы, укуга грантлар алу өчен төп критерий булган.

Наталия Фишман-Бекмамбетова Татарстан архитекторлары арасында яңа конкурс оештырылуын да игълан итте. Бу хакта тулырак мәгълүмат якын арада билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot