news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уразовка авылында Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган фестиваль-конкурс узачак

Проектның максаты - мәдәни традицияләрне яңарту һәм саклау.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). 23 июнь көнне Түбән Новгород өлкәсе Уразовка авылында Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган фестиваль-конкурс узачак. Җирле татарларның "Туган як" газетасы хәбәр итүенчә, бәйгедә "сольный вокал" номинациясендә җиңүчеләр ачыкланачак. 
 
Конкурс-фестивальдә аерым башкаручылар да, вокаль коллективлар да катнашуга хокуклы. 
 
Проектның максаты - мәдәни традицияләрне яңарту һәм саклау. 
 
Фестиваль Түбән Новгород татар конгрессы, Краснооктябрьск районы хакимияте, Уразовка авыл җирлеге советы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100