news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уразаның соңгы көнендә "Безнең мирас" журналы үз авторларын ифтарга җыйды

Журнал редакциясендә мәрхүм авторлар рухына да дога кылынды.

Уразаның соңгы көнендә "Безнең мирас" журналы үз авторларын ифтарга җыйды
Ленар Гобәйдуллин

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Рамазан аеның соңгы көнендә «Безнең мирас» журналы редакциясе үзенең редколлегия әгъзаларын һәм актив авторларын ифтарга җыйды.

«Татар халкының мирасы диннән аерылгысыз. Рамазан кебек изге айда халыкның мирасын барлаучы һәм саклаучы шәхесләребезгә хөрмәт күрсәтү безнең бурыч», - диде журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон. 

Журнал коллективы журнал белән хезмәттәшлек иткән, әмма соңгы елларда бакыйлыкка күчкән кешеләрне дә искә алды. Бүген алар Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына барып, кайбер шәхесләрнең каберләрен зиярәт кылып кайткан.

Казанда редакция бүлмәсендә үткәрелгән ифтар мәҗлесе түре дин әһелләренә бирелгән иде. ТР Диния нәзарәте вәкиле Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров вәгазь һәм Коръән аятьләре укыды. Флүн Мусин, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рөстәм Зәкуан һәм башка бик күп, ике дистәдән артык мәрхүм затларның рухына дога кылынды.

Журналист, язучы Илдар Кыямов азан әйткәч, җәмәгать намазы узды.

Кунаклар арасында галимнәр, тарихчылар, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, музыкантлар, артистлар бар иде. Ифтарда Разил Вәлиев, Ринат Харис, Рабит Батулла, Данил Салихов, Зиннур Мансуров,  Индус Таһиров, Лирон Хәмидуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Фатих Котлы, Миңгол Галиев, Гөлзада Сафиуллина һәм башкалар, өч дистәгә якын татар зыялысы катнашты.

«Рамазан ае – берләштерүче, очрашырга, аралашырга күркәм сәбәп бирүче ай. Ул догалар кабул була торган, кешеләргә рухи көч бирә торган чор. Соңгы елларда халкыбыз дингә якыная, ураза тотучылар арта. Без мирасыбызны, үткәнебезне, гореф-гадәтләрне белергә тиеш. «Безнең мирас» журналының эчтәлеген һәм халкыбыз үзаңын баетучыларның берләшүе куанычлы вакыйга», - диде Нияз хәзрәт Сабиров «Татар-информ»га.

Разил Вәлиев милләтне саклау, рухи баету өчен эшләүче редакциядә мондый очрашулар традициягә керсен иде дигән теләкләрен җиткерде.

Журналның редколлегия әгъзасы, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов "Безнең мирас"та чыга торган материалларның һәрвакыт укучыны алга таба да мирасыбызны кызыксынып өйрәнергә һәм белергә этәрә торган итеп тәкъдим ителүен югары бәяләде. "Авторларны бергә җыеп, таныштырып, дуслаштырып, баш мөхәррир Ләбиб Лерон укучылар өчен журналны тагын да баетуга ирешә", - дип бәяләде.

  • Фәнни-популяр, әдәби-нәфис һәм документаль журнал 1991 елдан башлап «Мирас», 2012 елдан «Татмедиа» АҖ тарафыннан кабат гамәлгә куелып, «Чын мирас», 2014 елдан «Безнең мирас» исеме белән чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100