news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза вакытында ялгышып берәр ни ашасаң, нишләргә кирәк – имам җавабы

Ураза вакытында ялгышып берәр ни ашасаң, нишләргә кирәк – имам җавабы
Фото: © «Татар-информ»

Ураза вакытында ялгыш онытып китеп ашау яки су эчү уразаны бозмый. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, уразаның беренче көннәрендә кайберәүләр онытучанлык аркасында нәрсәдер ашарга яки эчәргә мөмкин, чөнки бу аларның көндәлек тормышында гадәткә кергән.

«Бу очракта авызда калганны төкереп, су йотмыйча авызны чайкап, уразаны дәвам итәргә кирәк», – диде хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot