news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза гаете хөрмәтенә Балтачның Яңгул авылында балалар өчен бәйрәм үткәрделәр

Ураза гаете хөрмәтенә Балтачның Яңгул авылында балалар өчен бәйрәм үткәрделәр
Фото: http://baltaci.ru/

Ураза гаете хөрмәтенә Балтачның Яңгул авылында балалар өчен бик күңелле бәйрәм оештырдылар. Башта авыл мәчетендә дини нәсыйхәт булды. Аннан соң, Яңгул мәдәният йортында бәйрәм тантанасы узды. Балалар өчен төрле мастер-класслар, милли күргәзмә, күңелле уеннар үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Тамашачылар өчен дә бик кызыклы милли уеннар уйлап таптылар. Шулай ук барысын да кайнар коймак, чәй, пылау белән сыйладылар. Авыл халкы «Яңа тормыш» җәмгыятенә, аның җитәкчесе Ранил Габдрахмановка, авыл җирлегенә, барлык оештыручыларга зур рәхмәт белдерәләр. Миңа да бу чара бик ошады, күңелдә истәлекләр, якты тәэсирләр калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot