Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ураза гаете уңаеннан Чаллыда бәйрәм оештырылачак
30 март, Ураза гаете көнне, Чаллының «Тәүбә» мәчете янындагы мәйданда бәйрәм оештырылачак. Бәйрәм 10:00дән 12:00гә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Программада балчыктан әвәләү, бизәкләү, агачтан эшләү, сабын ясау кебек кызыклы шөгыльләр, узышу, армрестлинг, кроссфит кебек спорт ярышлары булачак. Бу көнне батутлар, аттракционнар, квестлар, интерактив уеннар да каралган. Бәйгедә катнашучыларны сувенирлар, бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз