news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза гаете көнендә Алексеевск районы Кыр Шынталысы авылында “Хәмзә мәчете” ачыла

Әлеге мәчет “Сельхозснаб” ширкәте директорлар советы рәисе Фәнис Гатин иганәчелегендә төзелгән һәм аның әтисе Хәмзә абыйның истәлегенә багышлана

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). 19 август - Ураза гаете көнне - көндезге сәгать уникедә Алексеевск районы Кыр Шынталысы авылында “Хәмзә мәчете” ачылачак. Әлеге мәчет “Сельхозснаб” ширкәте директорлар советы рәисе Фәнис Гатин иганәчелегендә төзелгән һәм аның әтисе Хәмзә абыйның истәлегенә багышлана.
Ачылыш тантанасында район хакимияте вәкилләре, авыл халкы катнашыр дип көтелә. Шулай ук тантанага ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре дә чакырулы. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot