Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ураза гаете көне Татарстан күләмендә ял көне итеп билгеләнде
Татарстан депутатлары Исламны Идел Болгарстанында рәсми кабул итү көнен 21 майда истәлекле дата итеп мәңгеләштерү инициативасы белән чыкты
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Ураза гаете көне Татарстан күләмендә ял көне итеп билгеләнде. Бу хактагы “Татарстан Республикасы бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында” ТР Законының 1 нче маддәсенә үзгәреш кертү турында” закон проекты ТР Дәүләт Советы сессиясендә тулаем кабул ителде. Үзгәрешләрнең берсе Ураза бәйрәменә кагылышлы булса, икенчесе – Идел буе Болгарстаны тарафыннан Исламны рәсми рәвештә кабул итү көненә бәйле.
Әлеге закон проекты белән депутатларны Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев таныштырды.
Билгеле булганча, ел саен бөтендөнья мөселманнары бәйрәм итә торган дини бәйрәм – Ураза гаете – мөселманнар өчен иң зур һәм иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ул башка дини бәйрәмгә – Корбан гаетенә барып тоташа. Корбан бәйрәме Ураза гаетеннән соң 70 көн узгач бәйрәм ителә.
Бүгенге көндә Россиянең Башкортстан, Адыгәй, Дагстан, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс, Чечен, Ингуш Республикаларында Ураза бәйрәме, законнар һәм башка норматив актлар нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көне итеп билгеләнә.
Закон проектына кертелә торган икенче тәкъдим Идел буе Болгарстаны тарафыннан Исламны рәсми рәвештә кабул итү көненә бәйле. Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советы депутатлары, җәйге каникулга киткәнче, Россиянең истәлекле даталар исемлегенә яңа истәлекле датаны – 21 май (иске стиль белән 16 май) - Россиядә Ислам дине рәсми кабул ителгән көнне кертүне сорап, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов һәм РФ ФҖ Федерация Советы башлыгы Сергей Миронов исеменә мөрәҗәгать юллаган иде. Аннан соң Болгарда узган олы җыенда да бу мәсьәлә турында уртага салып фикер алышынды. Кавказ халыклары республика тәкъдим иткән датадан риза түгел. Идел Болгарстанында Ислам дине дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителсә, Кавказ халыкларында ул башкарак юнәлештә барган. Шунлыктан Россия күләмендә Ислам дине кабул ителгән көн мәсьәләсе әле ачык килеш кала. Бүген кабул ителгән закон проекты Татарстан Республикасын гына күз алдында тота.
Россиядә закон буенча барлык диннәр дә тигез. Русьны чукындыру көне ачык билгеле, шунлыктан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көнен билгеләү дә сорала. Татарстан Республикасы Законына кергән үзгәрешләр нигезендә, Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне итеп 21 майны (иске стиль белән 16 май) билгеләргә тәкъдим ителә. Ул ял көне түгел, ә истәлекле дата буларак карала.
Депутатлар фикеренчә, Исламны Идел Болгарстанында рәсми кабул итү көнен 21 майда истәлекле дата итеп мәңгеләштерү, шулай ук Ураза бәйрәмен эш көне булмаган бәйрәм көне итеп итеп билгеләү Татарстан Республикасында конфессияләр арасындагы хезмәттәшлекнең һәм рухи байлыгыбызның ачык дәлиле булыр иде.
Закон проектын 78 депутат хуплады, берсе каршы чыкты, икесе тавыш бирмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз