news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза бәйрәме уңаеннан Татарстанда озын ял көннәре булмаячак

Ураза бәйрәме уңаеннан Татарстанда озын ял көннәре булмаячак. Бу хакта республиканың агымдагы елга җитештерү календарендә билгеле булды.

Татарстанда Ураза бәйрәме көне республика Рәисе карары белән билгеләнә һәм бәйрәм ялы көне булып санала.

Быел бәйрәм көне, 30 март, якшәмбегә туры килә. Ләкин республика бәйрәме шимбә яки якшәмбегә туры килсә, ял көне икенче эш көненә күчерелми. Мондый практика федераль бәйрәмнәр очрагында гына кулланыла.

Татарстан халкы өчен киләсе озын ял көннәре 1 майдан 4 майга кадәр була.

news_right_1
news_right_2
news_bot