news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза бәйрәме уңаеннан Галиев мәчетендәге бәйрәм намазы - туры трансляция

Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәме туры трансляциядә күрсәтелә. Аны ТНВ телеканалы оештыра.

Бу Казан мәчетендә бәйрәм вәгазен һәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укый.

Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете билгеләп үтелә. Бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә иртәнге 6.30 да Коръән аятьләрен укудан башланды. Гает вәгазьләре 7.00 сәгатьтә укыла башлаячак. Бәйрәм намазы 7.30 да укылачак.

Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан мәчетләрендә мөфтият бәйрәм намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгатьтән соң үткәрергә киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot