news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза бәйрәме көнендә Казанда җәмәгать транспорты иртәнге биштән йөри башлаячак

Казанда Ураза бәйрәме көнне дин тотучыларның уңайлылыгы өчен шәһәр мәчетләре яныннан уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге биштә эшли башлаячак.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.

«Бүген изге Рамазан аеның 24 нче көне. Ураза тәмамлангач, дин тотучыларны исламдагы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете көтә. Быел ул 2 майда булачак», - диде Илнур Шакиров.

Татарстан Диния нәзарәте билгеләгәнчә, мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 сәгатьтә Коръән уку белән башланып китәчәк, диде ул.

«Маршруты мәчетләр яныннан уза торган җәмәгать транспорты бу көнне иртәнге биштә эшли башлаячак. Хокук сакчылары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген саклау өчен чаралар кабул итәчәк», - диде Илнур Шакиров. 

news_right_1
news_right_2
news_bot