news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза бәйрәме алдыннан Казанда Кол Шәриф мәчетенә керү чикләнәчәк

Ураза бәйрәме алдыннан Казанда Кол Шәриф мәчетенә керү чикләнәчәк
Владимир Васильев

Ураза гаете алдыннан Казанда Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябык булачак. Мәчеткә 1 майның 19:00 сәгатеннән 2 майның 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак. Бу бәйрәм намазы уздыру белән бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Казан Кремленә килергә теләүчеләрнең барысыннан да маршрутны планлаштырганда мәчеткә кереп булмавын исәпкә алуны сорыйлар, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 2 майда маршрутлары шәһәр мәчетләре янында уза торган автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 сәгатьтә йөри башлый.

Моннан тыш, 30 апрельдә X Республика ифтары кунаклары өчен Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot