news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза бәйрәме уңаеннан Әлмәт шәһәре паркында зур чара узды

Бәйрәм кунаклары сабын куыгы тамашасын да күзәтте.

(Әлмәт, 16 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Әлмәт шәһәре паркында Ураза бәйрәме уңаеннан зур чара булып узды, дип яза җирле басма.

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан һәм парк ярдәмендә оештырылган бәйрәмдә өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Гадбрахман авылы Мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концертны, сәхнәдән балаларның догалар укуын тамашачылар алкышларга күмде. Күркәм традиция буенча бу юлы да паркка килгән һәркемне пылау һәм кайнар коймаклар белән сыйладылар. Аттракционнарда күңел ачу өчен уеннарда катнашкан нәниләргә билетлар өләшенде, шулай ук бушлай чупа-чупс, туңдырмалар да таратылды. Бәйрәм кунаклары сабын куыгы тамашасын да күзәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot