news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ураза бәйрәме көннәрендә Чечня урамнарында йөрү тыела

Чечня башлыгы Ураза бәйрәме көннәрен, 23-26 майны, ял көннәре дип игълан итте.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Ураза бәйрәме көннәрендә Чечня Республикасында ашыгыч хезмәтләрдән кала, башка министрлыклар һәм ведомстволар эшләмәячәк, ә республика буйлап йөрү итү тыела. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының «Инстаграм»дагы битенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Кайбер җавапсыз гражданнар аркасында без башкаларны куркыныч астына куя алмыйбыз һәм шуңа күрә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны катгый җаваплылыкка тартачакбыз. Чечня Республикасы башлыгы Россия Герое Рамзан Кадыров һәм төбәк мөфтие Сәлах Мәҗиев республиканың барлык халкын өйдә калырга һәм Ураза бәйрәмен гаиләсе белән билгеләп үтәргә өндәде, һәм барысы да бу чакыруга иярергә тиеш», — дигән Чечня эчке эшләр министры Руслан Алханов.

Руслан Алханов район эчке эшләр органнары җитәкчеләренә киңәшмәдә яңгыраган таләпләрне район администрацияләре башлыкларына һәм дин вәкилләренә җиткерүне йөкләде.

«Әгәр республика гражданнары бу ялларда гамәлдәге күрсәтмәләрне үтәмәсә, без башкарган эшләр юкка булачак. Чечня Республикасы башлыгы бездән үз халкыбызны саклауны гына таләп итә», - дип Росгвардиянең төбәк буенча җитәкчесе Шәрип Делимханов сүзләре китерелә хәбәрдә.

Чечня башлыгы Ураза бәйрәме көннәрен, 23-26 майны ял көннәре дип игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100