Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ураза бәйрәме игелекле эшләр белән үтте
Ураза бәйрәме игелекле эшләр белән үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Уфа, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда Ураза бәйрәменең өч көне дә күп кенә дини һәм мәдәни чаралар белән үтте. Кайбер районнарда яңа мәчетләр дә ачылды. Уфаның Тукай урамындагы иң борынгы Җәмигъ мәчетендә, шулай ук “Лалә-Тюльпан”, “Ихлас”, “Гуфран” мәчетләрендә иртәнге намазга һәм бәйрәм намазына күп мөселманнар килде. Ата-аналары, якын туганнары рухына Коръән аятьләре укытырга дип килүчеләр саны да шактый булды. Бәйрәм уңаеннан, савап булсын дип, мәчетләрнең ярдәм фондына хәер-сәдака салырга да байтак дин кардәшләребез килде.
Гомумән, аңлы-иманлы кешеләр һәм төрле оешмалар бу көннәрдә мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр кылып калырга тырышты. Бу җәһәттән аеруча “Башавтотрнс” ширкәтенең башлангычы мактауга лаек. Ураза бәйрәменең өч көнендә дә автортанспортчылар мөэмин-мөселманнарны мәчетләргә һәм диния нәзаратларына бушлай алып баручы махсус автобуслар бүлде.
Ураза гаетенә багышланган мәдәни чаралар да байтак булды быел. Уфадагы Колхоз базары да бәйрәм көннәрендә, республикадагы танылган сәнгать осталарын чакырып, бирегә килүчеләр өчен концертлар оештырды. Мисал өчен, танылган татар җырчысы Идрис Кәлимуллин җитәкчелегендәге “Сәйяр” эстрада театры монда ике көн рәттән концерт бирде.
Уфа базарларында бу көннәрдә хәләл ит сәүдәсе дә бермә-бер артты. Районнардан көзге ярминкәләргә килүче авыл эшчәннәре аеруча күп күләмдә сарык ите, казылыклар алып килеп куандырды кала халкын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз