news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ураза алдыннан Төркиянең Истанбул шәһәре базарында бушлай товар өләшкәннәр

Икенче ел рәттән билгесез меценат мөселманнарның изге ае – Рамазан алдыннан Истанбул үзәгендәге базарда бөтен товарны сатып ала.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Төркиянең Истанбул шәһәре Бейоглу районында урнашкан Тарлабаши базарында бәйрәм алды акциясе узган. Анда сатучылар халыкка үз товарларын бушлай тараткан, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«NewsTurk» сайты хәбәр иткәнчә, икенче ел рәттән билгесез меценат мөселманнарның изге ае – Рамазан алдыннан Истанбул үзәгендәге базарда бөтен товарны сатып ала икән.

Сатучыларга исә аны халыкка бушлай өләшәсе генә кала. Кешеләр сәүдәгәрләр һәм билгесез меценатка әлеге юмартлыклары өчен бик тә рәхмәтле, дип яза басма. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100