news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урамда бушлай таратыла торган сим-карталарның куркынычы нидә булуын әйттеләр

Килешү төземичә генә алынган карта икенче кешегә теркәлгән булырга мөмкин.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Килешү төземичә генә урамда таратыла торган сим-карталар, кагыйдә буларак, икенче бер кешегә рәсмиләштерелгән. Мондый карталардан файдалану мошенникларның ниндидер сервисларда кулланучының аккаунтларына контроль урнаштыруына китерергә мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгы Angara ИБ-компанияләр төркеменең технологияләр һәм үсеш буенча генераль директор урынбасары Дмитрий Пудовка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч аңлатканча, мондый сим-карталарны куллану зур күңелсезлекләргә китерүе ихтимал. Гражданин, картаның чын хуҗасы булмаганлыктан, бернинди хокукларга да ия түгел.

«Мондый тәкъдимнәрдән баш тартуың һәм әлеге сим-карталардан файдаланмавың хәерле. Биредә төп дәлил шуннан гыйбарәт – сез әлеге сим-картаның үзегезнеке икәнлеген раслый алмыйсыз», - диде ул.

Шулай ук мошенникларның картаны яңадан чыгартуы да ихтимал. Бу аларга барлык шалтыратуларны һәм алынган СМС-хәбәрләрне, шул исәптән хәбәрләр белән җибәрелә торган сервислардагы парольләр турындагы мәгълүматны да күрергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot