news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уральскиның Кызыл мәчете янә ишекләрен ачты

Уральскиның Кызыл мәчете янә ишекләрен ачты

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Уральски шәһәрендә мәчет ачу тантанасы булды. Кызыл мәчет (Татар мәчете) дип йөртелүче әлеге иман йорты унсигезенче йөздә салынган була. Бүгеннән ул кабаттан мөселманнарга хезмәт күрсәтә башлый.

Заманында әлеге мәчет Урал буе мөселманнары өчен дини үзәк булып тора. Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм Габдерәкыйп Толбаев биредә имам хатыйб вазифасын башкарган.

Моннан тыш, әлеге иман йорты каршында мәдрәсә дә эшләгән. Мәгълүм булганча, әлеге уку йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай да белем алган.

Соңгы ике ел дәвамында мәчет бинасы үзгәртеп эшләнде. Әлеге саваплы эшне тормышка башкаруда Уральски шәһәренең татар милли-мәдәни үзәге, мөселман җәмәгатьчелеге һәм Татарстанның “Татнефтегеофизика”, “Уңыш”, “Мастер” кебек эре компанияләре булышлык иткән.

Әлеге чара уңаеннан Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый тәбрикләү хаты юллаган.

“Тарихи мәчетнең кабаттан ишекләрен ачуы янә зур бер вакыйга булып тарихка калыр. Казакъстан Республикасы һәм Уральски шәһәре хакимиятләренен Татарстан мөселманнары һәм Диния нәзарәте исеменнән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә уңышлар, сәлaмәтлек һәм ак бәхетләр юлдаш булуын теләп калам”, - диелә Госман хәзрәтнең телеграммасында.

Кызыл мәчетнең янәдән торгызылуы тугандаш татар һәм казакъ халыкларының дуслыгын һәм татулыгын тәэмин итеп торучы бер үзәк булып хезмәт итәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot