news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уральскида Тукай белән бәйле булган «Рәкыйбия» мәдрәсәсен торгызалар

Уральскида Тукай белән бәйле булган «Рәкыйбия» мәдрәсәсен торгызалар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казахстанның Уральск шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукай белән бәйле булган «Рәкыйбия» мәдрәсәсен торгызалар. Тукай сүзләренә язылган җырлардан төзелгән «Милли моңнар» дип аталган концертта Уральскидагы Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов шул хакта сөйләде.

«Җаектан сезгә зур сәлам! Уральск бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тыгыз бәйләнгән, бездә Тукайны хәтерлиләр. Шәһәрнең бик күп урыннары бөек шагыйребез эзләрен саклый – Кызыл мәчет, Татар бистәсе, Тукайны алып килгән сәүдәгәр Галиәскәр Усманов йорты – без барыбыз да әлеге тарихи урыннарны сакларга тырышабыз», – диде ул.

Марат Баһаветдинов әйтүенчә, «Рәкыйбия» мәдрәсәсе 2006 елда ачылган тарихи Кызыл мәчет янында урнашкан, әлеге мәчетне шулай ук Татарстан Республикасының матди ярдәме белән 2006 елда төзекләндергәннәр. Тукайның әлеге мәдрәсәдә берничә тапкыр булуы билгеле.

«2024 елның июлендә яңадан торгызылган «Рәкыйбия» мәдрәсәсен тантаналы рәвештә ачачакбыз. Ул да Тукай белән тыгыз бәйләнгән. Галия Кайбицкая вакытында әлеге мәдрәсәне ялгышып «Мотыйгия» дип атаган булган, ләкин бу дөреслеккә туры килми. Әмма бу бина аның ярдәмендә сакланып калган, чөнки бинада «Монда Габдулла Тукай укыган» дип язылган такта эленгән булган. Әлеге уку йортында укымаса да, Тукайның анда күп тапкырлар килгәне булган, ул «Рәкыйбия»дә үткән дебатларда катнаша. Шулай ук, ул мәдрәсә янында урнашкан Кызыл мәчеткә йөри», – диде Уральскидагы Тукай музее директоры.

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Ул тарихи ядкарьне торгызуда Татарстан республикасының роле зур булуын ассызыклады. «Бинаны Татарстан Республикасының матди ярдәме белән торгызабыз. Рәис Рөстәм Нургали улы карары белән «Татнефть» хәйрия фонды акча күчерде. Бинада нәрсәләр булачагы әле төгәл билгеле түгел, Ислам музеен булдыру турында уйлар бар. Әлбәттә, әлеге музейда Тукай да зур урын алып торачак», – диде ул.

Шулай ук Марат Баһаветдинов Уральскида Тукайга багышланган чаралар үтүе турында сөйләде.

«Безнең шәһәр Тукайны бервакытта да онытмаган. 20 апрель көнне Уральскида шагыйребезгә багышланган әдәби бәйге үтәчәк, Тукай шигырьләре татар, казах, рус һәм тагын бик күп телләрендә яңгыраячак. Шәһәребез балалары мондый бәйгеләрдә бик теләп катнаша. Узган ел 100дән артык гариза килгән иде, бәйге яшь ягыннан чикләнмәгән, кечкенә балалар да, олы яшьтәгеләр дә катнаша ала. Жюрига беренче урыннарны билгеләү бик авыр. Шигырьләрне һәрвакыт матур, чиста әдәби телдә, җиренә җиренә җиткереп сөйлиләр. Без – Тукай һәрвакыт яңгырасын өчен тырышабыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100