Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» фильмы тәкъдим ителәчәк
17 мартта Екатеринбургта «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» фильмы тәкъдим ителәчәк. Фильм легендар татар җырчысының язмышына һәм аның тууына 90 ел тулуга багышлана. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авторлар Илһам Шакировны төрле чорларда: мәктәптә, филармониядә күреп белгән кешеләр белән очрашып сөйләшкән.
Совет чорында Шакиров Свердловск өлкәсендә даими рәвештә гастрольләрдә була. Әлегә 1970 елдан 1990 елга кадәрге язмалар гына табылган. Җырчы үзе генә дә, «Татарстан сәнгать осталары» белән бергә дә чыгыш ясаган. Ул чорда Шакировны күргән кешеләр җырчыны Уралда бик яратуларын һәм хөрмәт итүләрәрен билгеләп үтә. Концертлары ике-өч көн рәттән тулы залларда уза.
Казанда фильмның презентациясе 2026 елның 9 гыйнварында үткәрелде. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы - Рәдиф Кашапов.
Премьера 17 мартта 19:00 сәгатьтә Зәйнетдин Агафуров йортында (Сакко һәм Ванцетти урамы, 24) була. Фильм Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиллеге һәм «ЯШЕН» яшьләр оешмасы белән берлектә «Татар Екатеринбургы» проекты ярдәмендә күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз