news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уральск татары: Сабантуй - безнең басып алучылар булмавыбызны күрсәтүче бәйрәм

Көнбатыш Казахстан өлкәсе Уральск (Орал) шәһәрендә узган сабан туенда Татарстан, Башкорстан артистлары, Уральск җырчылары чыгыш ясады.

Уральск татары: Сабантуй - безнең басып алучылар булмавыбызны күрсәтүче бәйрәм
Айгуль Шайхлисламова

(Уральск, 7 июль, "Татар-Информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск - Орал шәһәрендә Сабан туе узды. "Ялкын" фольклор төркеме җырчысы, Казахстанның атказанган укытучысы, 86 яшьлек Наҗия Төхвәтуллина бәйрәмнең татар халкының тынычлык яклы булуын күрсәтүен әйтте. 

"Без гасырлар буе Идел буенда төрле халыклар бер булып яшәгәнбез. Сабан туе - болгар татарларының ислам кабул иткәнче үк барлыкка килгән борынгы бәйрәме. Сабан - ул бодай, арпа үстерү өчен җир эшкәртү коралы. Бу бәйрәм безнең басып алучылар булмавыбызны дәлилләп тора", - диде ул.

Бәйрәмгә Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме урынбасары Габидулла Оспанкулов килгән иде."Хуш килдегез, татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе кунаклары! Безнең күпмилләтле илебез дус, тату яши . Сабан туе бәйрәме безгә милләтара дуслыкны ныгытырга ярдәм итә", - диде ул.

Уральск шәһәренең Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов Сабан туен оештыруда җирле хакимиятнең ярдәм итүен белдерде. Ул Татарстан белән яхшы элемтәләр булуын әйтте. Казахстан халыклары ассамблеясының бердәмлек урнаштыруда мөһим урын алып торуын билгеләп узды. 

"Бу бәйрәм бөтен татарларны берләштерә. Иң мөһиме: Сабан туе яшьләрне берләштерә, алар үзләренең тамырларын, мәдәниятен белә. Бердәмлек булганга безнең Казахстанда тынычлык, иминлек", - диде ул "Татар-Информ" хәбәрчесенә

Сәхнәдә Башкорстан делегациясе, Казаннан "Караш" төркеме, Уральскиның "Ялкын" фольклор төркеме чыгыш ясады. Алып баручылар бәйрәм символы - татар сөлгесе белән таныштырды, кунакларны чәкчәк белән сыйлады. Мәйданда көрәш, чүлмәк вату уены, көянтә белән су ташу бәйгесе оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100