news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уральск шәһәрендә Тукай музеен төзекләндерү өчен матди ярдәм җыялар

2006 елның декабрендә ачылган Габдулла Тукай музей комплексы бүгенге көндә авария хәлендә.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукайның музее авария хәленә килү сәбәпле, биредәге Татар мәдәни үзәге битараф булмаган милләттәшләрдән матди ярдәм сорый. Әлеге мөрәҗәгать мәдәни үзәкнең  Инстаграм  челтәрендәге рәсми сәхифәсендә урнаштырылган. 
 
"Габдулла Тукай музей комплексы авария хәлендә булуы сәбәпле, Татар мәдәни үзәге төзекләндерү эшләрен башкара. Бу эшләр шәһәрнең битараф булмаган кешеләре ярдәме белән эш. Чөнки төзекләндерү зур чыгымнар сорый. Тарихи һәйкәлгә битараф булмаганнар кешеләрдән ярдәм итүләрен сорыйбыз", - диелә хәбәрдә. 
 
  • Габдулла Тукай (1986-1913) Уральск шәһәрендә тугыз яшеннән егерме бер яшенә кадәр яши. Биредә ул язарга, рус һәм гарәп телләренә өйрәнә, шагыйрь буларак формалаша. Шәһәрдә шагыйрь хөрмәтенә музей 2006 елның декабрендә, Кызыл мәчетнең элеккеге имамы булган Мотыгулла Төхвәтуллин йортында ачыла. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100