news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уральск шәһәрендә татар теле дәресләре укытыла башлаган

Казаннан килгән яшь белгечләр милләттәшләр өчен 12 дәрес уздырырга планлаштыра.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Бүген Уральск шәһәрендә яшәүче татарлар өчен ана теле дәресләре укытыла башланган. Бу хакта җирле Татар мәдәни үзәгенең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Дәресләрне Казаннан килгән яшь белгечләр Лилия Нуретдинова һәм Ләйсән Вәлиева уздыра. Татар теле дәресләренә балалар гына түгел, өлкәннәр дә йөри ала. 
 
Барлыгы 12 дәрес үткәрү планлаштырыла, диелә хәбәрдә. 
 
  • Казахстанда барлыгы 200 меңнән артык татар яши. Шуларның 8,5 меңе Көнбатыш Казахстан өлкәсендә яши. Өлкә башкаласы Уральск шәһәрендә элек Татар бистәсе булуы мәгълүм. Шулай ук бу шәһәрдә Габдулла Тукай, Нәҗип Җиһанов, Ибраһим Сәлахов һ.б. татар зыялылары тукталуы билгеле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100