news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уральскида Тукай шигырьләрен татар, башкорт, рус, казах һәм инглиз телләрендә укыдылар

2022 елның 23 апрелендә Уральск (Җаек) шәһәре –  Габдулла Тукайның шигъри ватанында шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышланган шигырь укучылар конкурсы узды. Бәйгедә шәһәрнең сиксәннән артык укучысы катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Чарада Габдулла Тукайның шигырьләре татар, башкорт, рус, казах һәм инглиз телләрендә яңгырады.

26 апрельдә Тукай һәйкәле янындагы скверда чәчәкләр салу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot