news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уральск Сабан туена Көнбатыш Казахстан өлкәсеннән кунаклар көтелә

Уральск Сабан туе быел 7 июльдә үткәрелә.

Уральск Сабан туена Көнбатыш Казахстан өлкәсеннән кунаклар көтелә
Михаил Захаров

(Казан, 3 июль, "Татар-Информ", Айгөл Шәйхлисламова). Казахстанның Уральск шәһәре Сабан туена Көнбатыш Казахстан өлкәсеннән кунаклар киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Уральск татарларының мәдәни үзәгенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Лилия Кужаева хәбәр итте.

“Сабан туенда көрәш батырына һәрвакыттагыча тәкә бүләк ителәчәк. “Караш” группасы килә. Татарстаннан, Башкортстаннан кунаклар көтелә. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рима Ключарева чыгыш ясаячак. Бәйрәм бөтен Көнбатыш Казахстан өлкәсе, Уральск шәһәрендә яшәүчеләр өчен оештырыла”, - диде Лилия Кужаева.

Сабан туенда балалар өчен дә күңел ачу чаралары үткәреләчәк. Аларга концерт, уеннар оештырылачак. Шулай ук, бүләкләр, тәм-томнар булачак.

  • Казахстанның Уральск шәһәрендә 7 меңгә якын татар яши. Сабан туе ел саен үткәрелә, узган елны анда Татарстан Президенты да катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100