news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Уралочка-НТМК" волейбол командасы Казанга төп состав уенчыларыннан башка килгән

Команда тренеры моны Россия кубогы "Дүртлек финалы" алдыннан уенчыларының аруы белән бәйләп аңлатты.

"Уралочка-НТМК" волейбол командасы Казанга төп состав уенчыларыннан башка килгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Свердловск өлкәсенең “Уралочка-НТМК” хатын-кызлар волейбол командасы Казанда узачак Россия кубогы “Дүртлек финалы”на дубльләр составы белән килгән. Турнир алды матбугат конференциясендә тренер Владимир Вертелко моны уенчыларның аруы белән бәйләп аңлатты.

“Россия чемпионатының соңгы турында “Сахалин” командасына каршы уеннан соң тиз генә өйгә кайтып китеп булмады, рейс тоткарланды. Шул сәбәпле уенчылар да арды, арада авыручылар да бар. Ә Россия чемпионаты уенына төп состав уенчылары белән катнашмыйча булмады. Чөнки ул безнең өчен мөһим турнир, әле Европа кубогы уеннары да бар. Кыскасы, төп состав уенчыларына Россия кубогы алдыннан сихәтләнеп өлгерергә вакыт булмады”, – диде Владимир Вертелко.

Тренер сүзләренчә, Казандагы уеннарга төп составтан 4 кенә уенчы килә алган.

“Яшьләр өчен бу җитди турнирда үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Әзерлек белән кыенлыклар туар, дип уйламыйм. Матч алар өчен профессиональлектә сынау булганлыктан, яшьләр турнирга җитди карый”, – диде тренер.

Исегезгә төшерәбез, 23-24 декабрьдә Казанда хатын-кыз командалар арасында Россия кубогының “Дүртлек финалы” уза. Иртәгә финалга чыгу өчен “Динамо-Казан” – “Протон” (Саратов өлкәсе) һәм “Енисей” (Красноярск) – “ Уралочка-НТМК” (Свердловск өлкәсе) командалары көч сынаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100