news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Уралның рухи үзәге” федераль бюджеттан быел 20 миллион сум акча алачак

Программа өч бүлектән тора

(Екатеринбург, 24 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова) “Уралның рухи үзәге” турист-ял итү зонасын булдыру буенча программаны гамәлгә ашыру максатында быел федераль бюджеттан - 20 миллион, өлкә бюджетыннан 450 миллион сум акча үзләштереләчәк. Бу турыда Коткаручы Христ Храмының Мәскәүдәге попечительләр советы программасының икенче утырышында Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин белдерде.

Программа өч бүлектән тора: тарихи һәм мәдәни 68 һәйкәлне тергезү, территориянең туризм инфраструктурасын һәм социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, дип белдерде Мишарин.

“Изге-Покровски хатын-кызлар гыйбадәтханәсен тергезү максатыннан, Екатеринбург епархиясенә җир участоклары биреләчәк”, - диде губернатор. “Кунакханәләр, мотель, кафе һәм башка сервис объектлары төзелеше туристлар, хаҗга баручылар санын һәм табышны арттырачак ”, - дип, фикерләре белән уртаклашты Александр Мишарин. Ул Верхотурье шәһәрен - “Уралның көмеш боҗрасы” туристлар маршруты үзәген - өлкәнең томыш дәрәҗәсе рейтингында беренче “унлык” яисә беренче “бишлек”кә чыгару турындагы уен белдерде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot