news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уралдагы авылда татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телне саклау өчен оешма төзегәннәр

Уралдагы авылда татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телне саклау өчен оешма төзегәннәр
Фото: https://tatur.tatarstan.ru

Быел июльдә Свердловск өлкәсе Коншак районының Бәгәрәк Тамагы авылында коммерцияле булмаган «Чиләбе өлкәсе Коншак муниципаль районы Бәгәрәк Тамагы авыл җирлегенең татар мәдәниятен, традицияләрен һәм телен саклау һәм үстерү буенча җирле иҗтимагый оешмасы»н төзегәннәр. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендә Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Оешманың максаты — авыл җирлегендә татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү өчен гражданнарны берләштерү. Оешма юридик зат булып санала һәм 2023 елның 31 июлендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсендә теркәлгән.

Оешма советы рәисе итеп Эльза Рәхим кызы Газизова сайланган. Ул — җәмәгать эшлеклесе һәм Бәгәрәк Тамагы авылы туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, 2001 елдан 2017 елга кадәр Бәгәрәк Тамагы авыл җирлеге башлыгы булган. Ул елларда ул авылның социаль-икътисади үсеше өчен бик күп эшләр башкара. Хәзер аның тәкъдиме белән җитәкчелек, халык һәм җирле эшмәкәрләр ярдәме белән Бәгәрәк Тамагы авылы үзәгендә (Түбән ав.) Җәмигъ мәчете төзелеше тәмамлана.

Яңа иҗтимагый оешманың мөһим эшләренең берсе — Бәгәрәк Тамагы авылы урта мәктәбендә татар теле кабинетына капиталь ремонт. Бу елның 1 сентябрендә яңартылган татар теле кабинеты укучыларга үз ишекләрен ачкан. Алга таба кабинетны уку һәм методик әдәбият белән тулыландыру таләп ителә. Авыл халкы һәм укытучылар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республика югары уку йортлары ярдәменә өметләнә.

Татар теле кабинетында түшәм һәм стеналар, идәнне тулысынча штукатурлаганнар, керамик гранит плиткалар җәйгәннәр, яктырткыч приборларны, тәрәзә кәрнизләрен алыштырганнар, яңа пәрдәләр элгәннәр. Болар барысы да иганәчеләр һәм җирле халык акчасына эшләнгән. Район мәгариф идарәсе яңа җиһазлар сатып алган. Янгынга каршы яңа ишек һәм аның өстенә такта урнаштырганнар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100